Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Факел» балалар лагеренда «Грамоталы кулланучы» темасына дәрес үткәрде.
Яшь сатып алучылар кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр, конкрет мисалларда РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының чынлыкта ничек эшләве белән таныштылар. Укучыларга бозылган хокукларны торгызу механизмы аңлатылды. Аларга товарларны алмаштыру һәм кире кайтару кагыйдәләре, товарда җитешсезлек ачыкланганда ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Балалар Кулланучылар хокукларын белмәгән очракта килеп туган күңелсез ситуацияләрнең күплегенә гаҗәпләнделәр. Алар сораулар бирделәр, сыйфатсыз товар сатып алу белән бәйле тормыштан төрле мисаллар турында фикер алыштылар.
Чарадан соң мәктәп укучылары таратылган кулланучылар грамоталылыгы буенча буклетлар һәм брошюраларны кызыксынып өйрәнделәр.