Питрәч районында халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

Анда катнашучылар Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Моннан тыш, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәләр таралды.

Шулай ук хезмәткәр 24 атама буенча социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына атналык бәяләр мониторингы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International