2024 елның 09 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Урта Корса авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Очрашу барышында авыл халкына куллану хокуклары буенча тәкъдимнәр бирелде. Торак пунктта яшәүчеләрдән түбәндәге сораулар килде:
- сыйфатлы товарны алмаштыру вакыты турында;
- сатучыга сыйфатсыз товарга карата дәгъва белдерү вакыты турында;
- тиешле сыйфатлы ишек заказ бирелгән зурлыкка туры килмәсә, нәрсә эшләргә?
Барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде. Шулай ук, һәр катнашучыга товар сатып алганда уяу булырга - сатып алынган продукциянең яраклылык срокларына һәм саклау шартларына игътибар итәргә киңәш ителә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты эше турында сөйләделәр. Чара кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар тарату белән үрелеп барды.