Бәйрәм вакытында консультация өстәле оештырдык

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Традиция буенча, 8 июльдә Лениногорск шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында Түбән Күл сәхнәсендә озак еллар бергә яшәүче юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. 

 - Безнең районда талантлы, иҗади сәләтле балалар тәрбияләүче нык, тату гаиләләр шактый. Күп еллар дәвамында үз мөнәсәбәтләрен игелек, зирәклек һәм бер - берсенә хөрмәт нигезендә төзүче гаиләләр аеруча рәхмәтле һәм хөрмәтле, - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында.

Бәйрәм хөрмәтенә шәһәрнең иҗади коллективлары һәм үзешчән артистлары катнашында концерт программасы узды. Мастер-класслар уздырыла, сәүдә нокталары эшләде.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм Лениногорск районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Ольга Заббарова шәһәр халкы өчен консультация өстәле оештырдылар.  Мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатып алу, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү, тиешле сыйфатлы товарны кайтару, товарга гарантия срогы булмау һ. б. белән бәйле төрле ситуацияләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча буклетлар һәм газеталар рәвешендә мәгълүмати материал тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International