Балтач районы Сосна авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Балтач районының Сосна авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрелде.

Кабул итүгә килгән кешеләрне нигездә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды:

- сатып алганнан соң бер атна узгач, товар эшләми башласа, нишләргә;

- товарны алыштырганда гарантия срогы озайтыла һәм яңадан башланамы;

- алдан түләнгән товарны китерү сроклары бозылган очракта нишләргә һ. б.

Кабул итүгә сәүдә вәкилләре дә килде, аларны алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындырды.

Чарада катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының экземпляры тапшырылды.

Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International