Гипермаркетта дегустация үткәрелде

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан, Әлмәт шәһәренең «Лента» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкогольле продукцияне дегустацияләү булды. Кибеттә сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наташа Нигъмәтуллина катнашты. Ул хуҗалык итүче субъект вәкилләренә һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, товар турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат булу шартларын аңлатты.

Чараның максаты - кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром» АҖ җитештергән продукциянең яңалыклары белән таныштыру, кулланучыларның игътибарын республикада җитештерелгән алкогольле продукциягә җәлеп итү. Кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International