Белгечләр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы эшкуарлары белән очраштылар

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының шәхси эшмәкәрләре белән очраштылар.

«Свежий Хлеб» һәм «Яшьлек» азык-төлек кибетләре җитәкчеләре белгечләргә кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирделәр. 

Әңгәмә барышында белгечләр Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьяларын, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын аңлаттылар. Кибет хезмәткәрләренә һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.

Чараларда катнашучылар конфликтлы ситуацияләрне караганда, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмашу буенча якларның дәгъваларын, хокукларын һәм бурычларын белдерү ысуллары һәм тәртибе мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Барлык катнашучылар да кайнар линия телефоны эше турында хәбәрдар булды: (88552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International