Җиһазлар кибетенә килүчеләргә товар сайлау буенча киңәшләр бирделәр

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына җиһазның сыйфатына карата кулланучылар шикаятьләре берничә мәртәбә килде. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәрендәге җиһаз кибетендә булды, анда кулланучыларга сыйфатлы җиһаз сайлау буенча киңәшләр бирелде.

Сатып алганда гади кешегә җиһазның чын сыйфатын тиз арада билгеләү кыен. Товарның сыйфаты күп очракта җитештерүченең бренды һәм абруе белән билгеләнә, ләкин аз билгеле компаниянең җиһазларын сатып алганда, кайбер нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк:

- көчле химик ис булмау;

- товарларның туры килү сертификатлары булу.

Җиһазларны сертификацияләү эшләнмәләрнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын, аларның билгеләнгән стандартларга туры килүен раслау өчен нигез булып тора.

Җиһазларның сыйфаты түбәндәге күрсәткечләр белән бәяләнә: уңайлылык, эстетика, ышанычлылык, ныклык.

Чара барышында кулланучыларны борчыган барлык сорауларга гамәлдәге законнар нигезендә тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International