«Шик и Шарм» күргәзмә–ярминкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча кизү тору уздырылды

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең Спорт сараендауза торган  «Шик и Шарм» мода һәм авторлык коллекцияләре ярминкәсендә булды.

Универсаль күргәзмә-ярминкәдә:

 - дизайнер киемнәре һәм аяк киемнәре,

- зәркән әйберләре һәм бизәнү әйберләре,

- эксклюзив интерьер предметлары,

- матурлык һәм сәламәтлек өчен товарлар,

- табигый азык - төлек продуктлары тәкъдим ителгән.  

Кизү тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару юллары аңлатылды. Килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International