Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын кисәтү максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Әлеге визитның нигезе булып шәхси эшмәкәрнең әлеге сәүдә объекты буенча алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендәге эшчәнлекне бер ел элек кенә гамәлгә ашыруга керешүе тора.
Сәүдә объекты хезмәткәрләренә һәм шәхси эшмәкәргә түбәндәгеләр аңлатылды:
- этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм аларның әйләнешенең хокукый нигезләре һәм Россия Федерациясендә алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү;
- сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре, «Честный знак» маркировкалау системасындаэшләү;
- сату, сату вакытында сыраның һәм аз алкогольле эчемлекләрнең әйләнештән чыгарылуы турында белешмәләр;
- 2024 елның 1 апреленнән сыраны, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен сату тыелды, аларны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау турында мәгълүмат мониторингның мәгълүмати системасында булмавы;
- экспериментта катнашучыларның сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр һәм идентификация чаралары белән маркировкаланган, кегларда җибәрелә торган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре әйләнеше турында мәгълүматны Дәүләт Мәгълүмат Системасына тапшыру тәртибе.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда мөмкин булган хокук бозулар төрләре турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында. БДАМСка белешмәләр бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләренең үтәлеше турында аңлатма бирелде.