Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен гражданнарны күчмә кабул итү һәм семинар-уку үткәрделәр.
Территориаль орган башлыгы авыл халкына Татарстан Республикасының кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында сөйләде, кыскача «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын бәян итте, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Халык үтенече буенча сәүдә залында һәм кассада бәяләр туры килмәгән очракта кулланучылар хокуклары турында консультация бирелде. Күпләр бу вәзгыять белән очрашкан булып чыкты. Авыл халкына аңлаттылар: сатып алучы бәядә күрсәтелгәннән артык түләргә тиеш түгел. Сатучы товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирергә тиеш, клиентка уйланылган һәм дөрес сайлау ясарга мөмкинлек бирелергә тиеш. Моннан тыш, әгәр акча инде түләнгән булса, кулланучының артык түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә законлы нигезе бар. Бу чакта законның 12 статьясына сылтама ясарга кирәк.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар үткәрелде.