Мәктәп яны лагеренда дәрес үткәрделәр

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

2024 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда 1-4 отряд балалары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик дәрес үткәрде. Бүлек хезмәткәре балаларны аңлаешлы формада «кулланучы», «сатучы», «башкаручы», «яраклылык срогы», «товар сыйфаты» төшенчәләре белән таныштырды. Кулланучыларның хокуклары нинди законнар белән регламентланган булуы турында аңлатма бирде.  Дәрес азагында барлык балаларга төрле мәсьәләләр буенча һәм территориаль органнарның контактлары тупланган «Кулланучыга белешмә» буклетлары таратылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International