«Ливадия-Татарстан» шифаханә-курорт комплексында КВИЗ уздырдылар

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

«Ливадия-Татарстан» шифаханә-курорт комплексы территориясендә ял итүчеләр һәм шифаханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасының «Кулланучылар хокукларын яклау» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. 

Очрашу «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны белү һәм практик куллану»темасына КВИЗ - уен форматында узды.

КВИЗның кыйммәте шунда ки, ул, уен буларак, белем бирү функциясен дә үти, кешегә үз-үзен белдерү мөмкинлеген активлаштыра, иҗади активлыкны стимуллаштыра, алынган мәгълүматны уен формасында күрергә мөмкинлек бирә һәм билгеле бер предметны тирәнтен өйрәнүгә этәрә. 

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен, законнардагы үзгәрешләрне, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату Кагыйдәләрен карадылар.

Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән мәгълүмат буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International