«Центр-2» ҖЧҖ сәүдә объектында (Арча районының Урта Корса авылы) кулланучылар өчен акция уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде. Сәүдә объектына килүчеләр сыйфатсыз товарлар сатучыга карата дәгъва белдерү тәртибе, сатучының кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турындагы актуаль сорауларга кыйммәтле киңәшләр һәм җаваплар алдылар.
Катнашучыларның һәрберсенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны тапшырылды, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде.
Чарада катнашучылар алган файдалы белемнәр өчен рәхмәт белдерделәр.