Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР Югары Ослан районының Югары Ослан авылы китапханәсенә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар. Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә товарлар һәм хезмәтләр куллану базары өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде.
Чара барышында бай мәгълүмат тупланган тарату материаллары тапшырылды.