2024 елның 18 июлендә Әлмәт территориаль органы белгече Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту чарасы үткәрде.
Чара барышында җирле үзидарә белгечләренә алынган мәгълүматны әлеге юнәлештә алга таба куллану өчен кулланучылар законнары нигезләрен аңлаттылар.
Шулай ук әңгәмә вакытында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча буклетлар рәвешендәге тарату материалын кулланып консультацияләр бирелде.