Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Айракс» сәүдә йорты ҖЧҖнең «Северный» яңа сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрде. Күрсәтелгән объект көндәлек ихтыяҗ товарларын сатуны гамәлгә ашыра.
Чара кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатында уздырылды. Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, шулай ук закон бозган очракта җаваплылык чаралары җиткерелде. Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру буенча консультацияләр бирелде. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән. Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.