Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинарлар үткәрде.
Мондый семинарлар даими рәвештә оештырыла. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.
Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы булу, кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәклеге, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда сатучы тарафыннан дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.
Социаль әһәмиятле товарларга бәяләр мониторингы үткәрелде.