Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районында күпфункцияле үзәк филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле үткәрде.
Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару хокукы, эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта хәл итү механизмы аңлатылды.
Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм халыкның кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.