Мәктәпнең җәйге лагеренда лекция үткәрделәр

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Әлмәт территориаль органы белгече яшь кулланучылар - Лениногорск шәһәренең 10 нчы мәктәбенең җәйге лагерь укучылары өчен лекция үткәрде.

Лекциянең тематикасы тиешле сыйфатлы товарны дөрес сайлау, куллану кәрзиненнән ялган (брак) азык-төлек товарын чыгарудан гыйбарәт иде. Балаларга азык-төлек продуктларын сатып алганда товарның яраклылык срокларына һәм нинди шартларда сакланырга тиешлегенә игътибар итәргә, этикеткаларны игътибар белән укырга кирәклеге турында искә төшерделәр, кулланучыга аның ни өчен кирәклеге, анда нинди мәгълүмат булырга тиешлеге, һ. б.турында сөйләделәр.

Лекция ахырында укучылар үзләренең товар сатып алу тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм товар сайлаганда хәзер беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәчәкләре турында сөйләштеләр.

Очрашу ахырында балаларга сәламәтлекләрен сакларга кирәклеген аңлаттылар һәм мәгълүмати материаллар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International