Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Базарлы Матак авылындагы кибетләрнең берсендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 25 статьясында күрсәтелгән нигезләр буенча алмаштырылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштылар, формасы, габаритлары, фасоны, төсләре, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товар өчен акчалата сумманы кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турында хәбәр ителде. Шулай ук таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигезләр исемлеге турында да сүз барды.
Халык белән аңлату эшләре алып бару һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен укыту кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатында оештырылган.
Чара барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә танышу өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.