Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре профилактик визит белән Татарстан Республикасының Минзәлә районына бардылар.
Районда белгечләр берничә мониторинг үткәрделәр. Бу - федераль һәм локаль челтәрләрдәге кибетләрдә социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы, ул 24 позициядән тора; алкоголь продукциясенә бәяләр мониторингы; ваклап сату челтәрендә сыра сатылуын мониторинглау.
Чара барышында сәүдә объектлары җитәкчеләре белән аралаштылар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.
Белгечләр катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокуклары бозылу белән бәйле конкрет ситуацияләрне, аерым алганда, кассадагы бәяләрнең киштәдә күрсәтелгән бәягә туры килмәвен; продуктларның яраклылык срогын һәм аларны кире кайтару тәртибен; сатып алучының дәгъвалар бирү тәртибен һәм сатучы тарафыннан аларны хәл итү кагыйдәләрен карадылар. Бу сорауларга җитәкчеләр һәм сатучылар квалификацияле җаваплар алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм брошюралар рәвешендәге продукция, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларга Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552)71-43-03.