Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш районындагы күпфункцияле үзәк филиалында кизү торды.
Чараны үткәрүнең максаты - КФҮ хезмәткәрләренең һәм район халкының куллану белеме дәрәҗәсен күтәрү; кулланучыларның төп хокуклары, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары белән таныштыру.
Хәзерге вакытта сыйфатсыз товарларга һәм хезмәтләргә карата кулланучылар шикаятьләре еш килә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар өчен гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүгә һәм консультация бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү бик мөһим.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.