Бөгелмә шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген, 2024 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.  Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Артем Калинин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева, сәүдә предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Гамәлдәге законнардагы үзгәрешләр, узган алты айга эш йомгаклары буенча алкоголь продукциясен сату өлкәсендә райондагы вәзгыять, алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эш, ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат бирелде.                       

Хуҗалык итүче субъектлар Әлмәт территориаль органы башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, алкоголь продукциясен сату һәм Честный знакта эшләү буенча булган проблемалар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International