Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылыкны арттыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халык өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрә.
Гражданнар өчен чираттагы чара 2024 елның 25 июлендә Әтнә районының Көңгәр авылында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашты.
Авыл халкына булачак чара турында тиешле белдерүләр аша алдан ук хәбәр ителгән иде һәм билгеләнгән вакытта алар үзләрен кызыксындырган сораулар белән онлайн режимда хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иттеләр. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларына сылтама белән хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.
Чарада катнашучылар рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашулар уздыру кирәклеген билгеләп үттеләр.