Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Яңа Чишмә авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.
Гражданнарга товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.
Килүчеләр сәүдә өлкәсендә, шул исәптән интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»Россия Федерациясе законы нигезләмәсенә танып аларның хокуклары аңлатыла.
Гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, гражданнарны бәхәсле хәлләрне мөстәкыйль хәл итәргә этәрә.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газеталарының номерлары таратылды.