«Каенкай» балалар лагеренда укыту чарасы үткәрелде

2024 елның 26 июле, җомга

Әлмәт территориаль органы белгече Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты белән берлектә «Каенкай» сәламәтләндерү лагеренда (Азнакай районы) башлангыч мәктәп яшендәге 5, 6, 7 отряд балалары өчен укыту чарасы уздырды.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар мәсьәләләре буенча яшь буынның белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Барлык балаларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International