Күчмә сәүдә иткәндә товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату Кагыйдәләре үтәлергә тиеш

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте агымдагы айда 10 кулланучылар җәмгыяте исәбендә, яңа җиһазландырылган автолавка алды. Хәзер райпо тарафыннан халыкка тәкъдим ителәчәк продукция ассортименты тагын да киңрәк булачак, чөнки яңа автолавка заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Монда суыткыч камерасы, икмәк өчен киштәләр, шкаф урнаштырылган, азык-төлекне саклау өчен аерым бүлмә булдырылган. Юынгыч, бойлер, электр, җылыту, суүткәргеч бар.

Нурлат районында автолавкалар районның стационар кибетләре булмаган 32 торак пунктына хезмәт күрсәтә. Нәкъ менә шулар ярдәмендә район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүчеләр икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продукциясе, шулай ук көнкүреш товарлары алалар.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Чара барышында товарларны стационар нокталарда сатканда һәм автолавкадан сатканда предприятие сатучылары товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату Кагыйдәләрен үтәргә тиешлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International