Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау - теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.
Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Казан» Агросәнәгать паркында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен профилактик чаралар уздырдылар.
Белгечләр консультациясе - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыга торган проблемалы хәлләрне оператив хәл итү алымы.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре.
Чара актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәләр тарату белән үрелеп барды.