Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын бозуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан, кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып баралар. Әлеге эш кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, консультацияләр, укыту семинарлары оештыру һәм уздыру, мәгълүмати хатлар тарату аша башкарыла. Балтач районында аяк киемнәре сатучы шәхси эшмәкәр С. Н. Кадыровада семинар-практикум үткәрелде. Семинар барышында товарның сыйфаты буенча кулланучылар мөрәҗәгать иткәндә эш итү алгоритмнарын җентекләп тикшерделәр, гражданнар белән аралашу барышында эшкуарларда туа торган мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын карадылар. Эшмәкәрләр кызыксындырган сорауларны бирә һәм квалификацияле җаваплар ала алды.
Кулланучылар һәм эшмәкәрләр тарафыннан Интернет челтәрендә сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәткәндә сорауларга җавап эзләү сыйфатында киң файдалану сәбәпле, Арча территориаль органы хезмәткәрләре әлеге челтәр ресурсларын агарту өчен актив файдаланалар. Муниципаль районнарның рәсми сайтларында актуаль темаларга мәгълүмат, еш бирелә торган сорауларга җаваплар, дәгъва үрнәкләре, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләрнең телефон номерлары урнаштырыла.