Законнарны аңлатабыз

2024 елның 2 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Хидиятуллина Н.И. сәүдә объекты сатучылары өчен чара үткәрде (Арча районы). Күрсәтелгән объектта азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар (парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе товарлары, шәхси гигиена предметлары) сатыла.

Очрашу әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр актив тикшерелде. Чарада катнашучыларга сәүдә кагыйдәләре һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы аңлатылды. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән иде.

 Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International