Көнкүреш химиясе кибетендә укыту семинары үткәрелде

2024 елның 2 августы, җомга

Көнкүреш химиясе - заманча кеше көн саен диярлек кулланырга мәҗбүр булган продуктларның тулы бер комплексының гомуми төшенчәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районында Гыйбадуллин М.Р. шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен һәм төрле  товарларны сату кагыйдәләрен өйрәнү буенча практик дәресләрнең максаты - сатучылар һәм сатып алучыларның үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала торган төп норматив документлар белән танышу һәм аларны практикада куллана белү.

Кибет сатучысына РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары, РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәү турында консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International