Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында районның полиция бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов хокук саклау органы хезмәткәрләре белән очрашты. Алкогольне ваклап сату күләме спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эшнең ничек оештырылуына кагылышлы сораулар күтәрелде. Шуңа күрә очрашу кысаларында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, чаралар үткәрү һәм административ материалларны рәсмиләштерү тәртибе каралды. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның аерым статьялары, хокук бозуларның конкрет мисаллары квалификациясе җентекләп каралды. Полиция хезмәткәрләреннән сораулар килде, аларга аңлатмалар бирелде.