Профилактика чаралары кысаларында Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы халкы өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча акция уздырды.
Белгеч «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп принциплары турында сөйләде, мөрәҗәгать иткән гражданнарга кыскача хокукый консультацияләр бирде. Халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан, белешмәләр таратылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, сатып алуларга һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләргә) заказ бирүгә җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә. Бу белемнәр товарлар сатып алуга, хезмәтләр (эшләр) күрсәтүгә шартнамәләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.