Алкоголь продукциясен законсыз сату очрагы ачыкланды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча идарәсеннән гражданин Б.ның Үзәк базардагы павильонда спиртлы сыеклык (100 мл күләмендәге 95% спирт-этил, җитештерүчесе «Гиппократ» ҖЧҖ, 3 данә) сатып алу факты буенча тикшерү материалы килде. Сатып алучының аңлатуыннан күренгәнчә, сыеклык эчү өчен сатып алынган.

Күрсәтелгән спиртлы сыеклыкның гомуми күләме 0,3 литр тәшкил итә, ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына законсыз әйләнештә булган алкогольле (спиртлы) продукцияне һәм (яисә) эш буенча дәлилләр әһәмиятенә ия документларны тартып алу беркетмәсен рәсмиләштереп тапшырылган.

Зәй районында яшәүче хатын-кызга карата РФ КоАП 14.1 маддәсенең 2 өлеше буенча «Эшмәкәрлек эшчәнлеген дәүләт теркәвеннән башка яки махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка гамәлгә ашыру» буенча административ хокук бозу беркетмәсе төзелде. Спиртлы сыеклык үрнәкләре тикшерү өчен лабораториягә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International