Сәүдә объектлары сатучылары белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Кукмара районында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр И.И. Искәндәрова һәм «Малика» ҖЧҖ кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар үткәрделәр.

Сәүдә объектлары җитәкчеләренә һәм сатучыларына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында катнашучыларга алкоголь продукциясен һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде. Чара мәгълүмат буклетлары тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International