Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча семинарлар уздырылды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «XL» сәүдә үзәгендә семинарлар үткәрделәр.

Уздырылган чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турындагы таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы хәлләрне карау һәм аларны судка кадәр хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International