Гаилә елында туганнарыбыз белән ешрак очрашабыз

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Һәр гаилә - ул зур дөнья, анда үз традицияләре, мөнәсәбәтләре һәм гадәтләре, хәтта балаларны тәрбияләүгә үз карашлары була. Балалар - үз әти-әниләренең кайтавазы, диләр. Әмма бу кайтаваз табигый якынлык аркасында гына түгел, бигрәк тә ышанганлыктан яңгырасын өчен, өйдә, гаилә даирәсендә җәза алудан куркып түгел, ә гаилә нигезләренә, аның традицияләренә хөрмәт йөзеннән атлап чыгарга ярамый торган гореф-гадәтләр, тәртипләр, яшәү кагыйдәләре ныгырга тиеш. Безнең әти - әниләребез безне шундый рухта тәрбияләделәр һәм безгә туганлык бәйләнешләрен сакларга һәм кирәк булганда бер-беребезгә ярдәм итәргә куштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина әти-әниләренең вәгъдәсен тормышка ашыру өчен туганнары белән очрашты.

- Очрашу вакытында үз гаиләләребез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз турында сөйләштек. Балачакта үзебез белән булган кызыклы һәм күңелле вакыйгаларны искә төшердек. Бу очрашуда без бер фикергә килдек - олыгайган саен, туганнарыбызны ныграк бәялибез һәм үзебезне алар алдында бурычлы итеп хис итәбез.

Очрашу вакытында Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы турында да сөйләштеләр. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату Кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Очрашу күңелле атмосферада һәм катнашучылар өчен файдалы күнекмәләр белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International