Комиссион кибеттә сатып алу шартлары турында

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Комиссион кибеттән сатып алынган сыйфатсыз ноутбук өчен акчаны кире кайтару турында дәгъва язуны сорап мөрәҗәгать итте. Чөнки кибеткә мөрәҗәгать иткәндә аңа акчаны кире кайтарудан баш тартканнар.

Комиссион кибет – азык-төлек булмаган товарларны, шул исәптән кулланышта булган һәм/яки халыктан комиссия шартнамәсе һәм башка шартнамәләр буенча кабул ителгән товарларны сатуны гамәлгә ашыручы кибет.

Комиссион һәм кулланышта булган товарларны сатканда товар турында гомуми мәгълүматтан (аның куллану үзлекләре, бәясе) гайре, сатучы сатып алучыга түбәндәге мәгълүматларны бирергә тиеш:

- товарның (яңа яки кулланылышта булган) торышын тасвирлый торган белешмәләр,

 - таушалу дәрәҗәсе,

- товарның төп билгеләре,

- товардагы кимчелекләр.

Мондый мәгълүмат товар ярлыгында күрсәтелергә тиеш.

Техник яктан катлаулы товарлар өчен (мәсәлән, ноутбук, телефон, телевизор) – товарның техник характеристикасы.

Мондый товарны сатканда (сатучыда булганда) тиешле техник документлар (техник паспорт яисә аны алмаштыра торган башка документ, эксплуатацияләү буенча инструкция), шулай ук товарга сатып алучының калган гарантияле срокны файдалану хокукын раслый торган гарантия талоны тапшырылырга тиеш.

Сатучыдан товарга гарантия срогы булу турында Һичшиксез ачыкларга кирәк. Әгәр товарга гарантия билгеләнгән булса һәм ул бетмәгән булса, сатып алучыга гарантия талоны, техник паспорт, сервис кенәгәсе яисә калган гарантия срогын файдалану хокукын раслый торган, аны алмаштыра торган башка документ тапшырылырга тиеш.

Сатучы күрсәткән комиссион товарның җитешсезлекләре турындагы мәгълүматка аерым игътибар бирергә кирәк!

Кулланучының таләпләре сатучы тарафыннан әйтелмәгән кимчелекләргә карата гына белдерелергә мөмкин. Кулланучыга кисәтелмәгән җитешсезлекләр ачыкланганда, мәсәлән, товарны алыштыруны, андагы җитешсезлекләрне бетерүне, килешүне өзүне һәм акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Сатучылар еш кына төрле акцияләр үткәрә, мәсәлән, бәясе төшкән товарларны сату. Мондый акцияләрне уздыру кулланучыны товарның торышы һәм андагы җитешсезлекләр турында дөрес мәгълүмат алу хокукыннан мәхрүм итми һәм сатучы белдермәгән кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучыларның таләпләр кую хокукын чикләми.

Комиссия кибетендә тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алынган очракта (әгәр аның кимчелекләре сатучы тарафыннан килештерелмәгән булса), «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, сатып алучы үз теләге буенча түбәндәгеләрнең берсен  таләп итәргә хокуклы:

- шундый ук маркалы товарга (модель, артикул) алмаштыру;

- алмаштыру сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп башка маркалы (модель, артикул) шундый ук товарга алмаштыру;

- сатып алу бәясен тиешенчә киметү;

- товар җитешсезлекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү;

- товар җитешсезлекләрен бетерү чыгымнарын түләү;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны.

Сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы товарны кимчелекләре белән кайтарырга тиеш.

Югарыда күрсәтелгән таләпләрне кую урынына кулланучы сатып алынган товардан баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Бүлек белгечләре товар өчен акчаларны кире кайтару турында дәгъва проектын төзүдә булышлык күрсәттеләр, нәтиҗәдә кулланучыга 3999 сум күләмендә акчалата сумма кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International