Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама идарәсе хезмәткәре белән берлектә Түбән Кама муниципаль районының «Луч» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Акыллы кулланучы» темасына яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр.
Чара барышында мондый мәсьәләләр каралды:
- кем ул акыллы кулланучы?;
- товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?;
- сыйфатсыз товар сатканнар икән, нишләргә?;
- азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?;
- товар төргәгендәге нинди маркировка продуктның җитештерү стандартларына туры килүе турында сөйли һәм үз хокукларыңны ничек якларга?
Белгечләр закон таләпләре нигезендә төрле ситуацияләрдә сатып алучының гамәлләрен конкрет мисалларда ачыкладылар.
«Кулланучылар белемнәре нигезләре» темасына викторина үткәрделәр. Яшүсмерләр чарада актив катнаштылар, барлык сорауларга да җавап бирделәр, кулланучылар хокуклары белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын тикшерделәр. Викторина нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу тема буенча бушлыклар бар әле, димәк, эшләргә урын бар.