Казан территориаль органы башлыгы гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләштеләр.

Сәүдә өлкәсендәге, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турындагы мәсьәләләр кузгатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде. 

Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән буклетлар таратылды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча яңгыраган барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур – алар гражданнарга авылдан читкә чыкмыйча гына күп сорауларны урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International