Әтнә районының Күбән авылында гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Күбән авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.

Гражданнар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары җиткерелде, төп хокуклар бәян ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуын искә алдылар. Анда дәгъва үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин. Чара барышында  гражданнарга «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгатьләр калдыру  мөмкинлеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International