Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Р.М. Газизова шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында (Арча районы, Яңа Ябаш авылы) аңлату чарасы үткәрде. Хокук бозуларны кисәтү максатында хуҗалык итүче субъектка һәм сәүдә объектында сатучыларга ваклап сату-алу шартнамәсе буенча азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре, бәяләрне, кулланучы почмагын, элмә такталарны рәсмиләштерү кагыйдәләре җиткерелде. Товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясадылар.
Кулланучы һәм сатучы арасында килеп чыгарга мөмкин булган конфликтлы вәзгыятьләр каралды. Чара азагында сәүдә объектына сәүдә кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм контакт мәгълүматлары белән белешмәлек тапшырылды.