Сәүдә өлкәсендә аңлатмалар дәвам итә

2024 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Каенсар» ҖЧҖ сәүдә объектында (Әтнә районы) кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен уку семинары үткәрде.

Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, «Сәүдә кагыйдәләренең» төп нигезләмәләре аңлатылды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контакт мәгълүматлары белән файдалы буклетлар тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International