Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокуклары бозылуны булдырмау һәм кисәтү максатында кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып баралар.
Контроль-инспекция бүлеге белгече Баулы муниципаль районының икътисадый үсеш буенча җитәкчесе урынбасары һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә Баулы районында эш башлаучы һәм эшләүче эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде.
Районның алкоголь продукциясе ассортиментына мониторинг үткәрделәр, алкоголь һәм спиртлы продукция сатканда хокук бозулар турында мәгълүмат бирделәр. Бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе, әлеге өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында сөйләштеләр. БДАМСка белешмәләр бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләренең үтәлеше турында аңлатма бирелде.
Белгеч «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирде. Ул товарда кирәкле мәгълүмат булу, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү тәртибе, сатучының белдерелгән таләпләргә карата кулланучыга җавап җибәрү бурычы, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары һәм тәртибе турында искәртте.