Теләче районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.

Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Интернет-заказларга, алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозуга карата күп сораулар килде. Катнашучылар барлык сорауларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге РФ законнары нигезендә җаваплар алдылар. 

Чара барышында барлык катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International