Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан саклау өчен, Саба муниципаль районындагы "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, товарларны китерү срокларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда, интернет аша сатып алынган товарларның җитешсезлекләре килеп чыкканда мөрәҗәгать итү буенча тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм мәгълүмат әсбаплары, белешмәләр, буклетлар тәкъдим ителде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.