Шәхси эшмәкәр «Хәкимова» кибетендә семинар үткәрделәр

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперт сатучы өчен Теләче районында шәхси эшмәкәр Хәкимова Ф.Т. сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Чараның төп юнәлеше - РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә Кагыйдәләрен сатучыга җиткерү. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара азагында кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International