Балык Бистәсе муниципаль районының сәүдә объектларында семинарлар уздырылды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Уздырылган чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга актуаль темалар буенча аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International