Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Сәмигуллина А.А. сәүдә объектында (Саба районы) семинар үткәрде. РФ законнары нормалары, кулланучылар базарында эшләгәндә законнарның барлык таләпләрен үтәүгә уңай шартлар тудыру зарурлыгы, шулай ук югарыда күрсәтелгән нормаларны бозган өчен санкцияләр турында сөйләштеләр.
Катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары һәм 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Ахырда кулланучылар өчен файдалы белешмәләр тапшырылды.